Тарих сагында калган мөһер — 19 августа 2026 г. в 10:37:51.566
Тарих сагында калган мөһер Арча шәһәрендә яшәүче район эчке эшләр бүлеге ветераны Һашим Гарәпшин Казиле авылында бер хуҗалык җирен сатып ала. Быел шундагы иске сарайны сүткәндә улы Булат "Әти, мин бер печать таптым, язуын укып булмый", - ди Әти кеше табылдыкны чистарта һәм бу тарихи ядкәр эшмәкәрләрнең мөһере булып чыга. Күпме еллар җир астында яткан, ә бүген генә эшләнгән кебек! Әлеге ядкәр хәзер "Казан арты" музеенда саклана.

