«Яшьти» — яшь каләм ияләрен берләштерде — 19 августа 2026 г. в 07:35:01.959
«Яшьти» — яшь каләм ияләрен берләштерде 💫Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре фатирник форматындагы иҗади очрашуны бишенче тапкыр үткәрде. Бу юлы кичә ачык һавада узды. 📝Очрашуда яшь иҗатчылар шигырьләре белән таныштырды, иҗат юллары, илһам чыганаклары һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Иҗади кичәдә Яңа Кенәр кызы, бүгенге көндә Әтнә татар дәүләт драма театрының яшь артисты Алия Абдрәшитова, Кәче авылы кызы, районыбызның танылган шагыйрәсе Адилә Афзалова, районыбызның яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге белгече, студент елларыннан шигырьләр язучы Зөһрә Садриева, Апаз мәктәбе укытучысы, җырлар һәм шигырьләр авторы Гөлзилә Фәхретдинова катнашты. Музыкаль бизәкне Камилә Нурмиева, Рәзил Зыятдинов һәм Дамир Гасыймов өстәде. Мәхәббәт, туган як, тормыш һәм фәлсәфи уйлануларга багышланган әсәрләр яңгыраган җылы очрашу яшь каләм ияләренә тәҗрибә уртаклашу һәм иҗат өчен яңа илһам чыганагы булды. Районыбыздагы яшь иҗатчылар турында ТУЛЫРАК САЙТТАН укый аласыз

