Яңа уку елы: Арча мәгариф системасын нинди бурычлар көтә? — 25 августа 2026 г. в 08:30:01.001
Яңа уку елы: Арча мәгариф системасын нинди бурычлар көтә? Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов белән район мәгариф системасының бүгенге хәле, алдагы бурычлар, яңалыклар һәм киләчәккә планнар турында сөйләштек. Бүген район мәгариф системасының төп максаты — белем бирү сыйфатын күтәрү. Районда бүген ✏️ 15 база мәктәбе ✏️ 1 лицей ✏️ 17 төп мәктәп ✏️ 2 башлангыч мәктәп ✏️ 43 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ✏️ 1 мәктәп-интернат ✏️ 3 урта һөнәри белем бирү учреждениесе 👫 Мәктәпләрдә барлыгы 6007 укучы белем һәм тәрбия ала. 🎒 Яңа уку елында мәктәп бусагасын беренче тапкыр 518 беренче сыйныф укучысы атлап керәчәк. ✨Районда балаларның сәләтләрен ачар өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Укучылар сарае, Балалар сәнгать мәктәбе, «Арча» спорт комплексы һәм башка өстәмә белем бирү мәйданнарында төрле юнәлешләрдә түгәрәкләр эшли. Кадрлар мәсьәләсе 🧑🏫 Бүген мәгариф өлкәсендә педагогик кадрларга, аеруча физика, биология, химия һәм математика укытучыларына ихтыяҗ зур. Яңа уку елында районыбызга 18 яшь педагог кайта. Шуларның берсе — «Земский учитель» программасы буенча Арча шәһәре 2нче урта мәктәбенә Башкорт дәүләт университетын тәмамлап рус теле укытучысы булып килә. 🤝 Яңа уку елы алдыннан районның барлык белем бирү оешмаларының әзерлеге тикшерелде. Комиссия эшендә Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Мәгариф идарәсе, Арча районы эчке эшләр бүлеге, Росгвардия һәм ГЧС вәкилләре катнашты. Бүген без районның барлык белем бирү оешмалары да балаларны яңа уку елына кабул итәргә әзер дип горурланып әйтә алабыз, — ди Нияз Муллахмәтов.

