«Ура, авылга!» — берләштерә! 🌿 — 25 августа 2026 г. в 05:50:02.075
«Ура, авылга!» — берләштерә! 🌿 Арча районы командасы «Ура, авылга!» проектының нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтовка тәкъдим итте. ✨Балалар өчен халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, Габдулла Тукай әсәрләре геройлары белән очрашулар һәм татар мәдәнияте белән бәйле мавыктыргыч чаралар оештырылды. 🪁Проект быелгы җәйдә районыбызның Яңа Кырлай, Шушмабаш һәм Үрнәк авылларында тормышка ашырылды. Аларның ярдәме, иҗади карашы һәм тырышлыгы балалар өчен онытылмас мизгелләр тудырырга мөмкинлек бирде. Чыганак: «Алдынгылар хәрәкәте»нең Арча районы бүлекчәсе

