Авыл хуҗалыгы объектларында эш барышы — 30 сентября 2026 г. в 08:35:00.900
Авыл хуҗалыгы объектларында эш барышы Район кырларында һәм фермаларында эш процессы белән танышу дәвам итә. Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Рамазанов, район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Котдусов эшлекле визит белән «Игенче» агрофирмасында булды 🌱 Быел хуҗалыкта 120 гектардан артык мәйданда төрле сорттагы бәрәңге үстерелә. Хәзер уңыш җыю эшләре төгәлләнеп килә, складларда бәрәңгене сортларга аеру, калибрлау һәм кышкы саклауга әзерләү бара. Чыганак: район башлыгы матбугат хезмәте