101 яшьлек әбине котлап кайттык — 30 сентября 2026 г. в 07:55:02.086
101 яшьлек әбине котлап кайттык Бүген район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гарифҗанова Сеҗе авылында яшәүче 101 яшьлек Шәмсенур әби Әхтәмованы Өлкәннәр көне белән котлап район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды. 🔷Шәмсенур Әхтәмова Ташкич авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач кызны окоп казырга җибәрәләр. Шунда ул бик каты салкын тидерә. Озак дәвалана, тазаргач Курса станциясендә вагон төяргә, бушатырга туры килә. Урман кисәләр, вагонга утын төйиләр. 1942 елда Арча педучилищесына читтән торып укырга керә. Югары Пошалым, Иске Му мәктәпләрендә укыта. Яңа Чүриле районы оешкач Пүчинкә-Поник мәктәбенә җибәрәләр, аннан Мичән җиделлык мәктәбенә күчерәләр. 1951 елдан Керәнле мәктәбендә математика укыта. 1953 елда Фирдәвес Әхтәмов белән гаилә коралар. Ташкичү мәктәбендә укыта башлый. Биш бала үстерәләр. Шәмсенур әби фидакарь хезмәте өчен бик күп бүләкләргә лаек була.