Арча һәм Әтнә районнары янгын часте мәгьлуматлары буенча, 24 сентябрьдә Арчада Интернац...
Арча һәм Әтнә районнары янгын часте мәгьлуматлары буенча, 24 сентябрьдә Арчада Интернациональная урамы 16нчы йортта урнашкан кафеда янгын чыккан. Янгын кухнядан чыккан. Янгын сүндерүчеләр бик тиз килеп җитеп, янгынны сүндерәләр. Янгынга җәелергә ирек бирмиләр. Кафеның кухнясыннан тыш бинаның башка өлешенә зыян килми. Янгын электрдан чыккан дигән фараз бар. Кухняда сак булырга кирәк, ди янгын часте белгечләре. Анда газ, электр җиһазлары, газ яки электр плитәсе, духовка, микроволновка, савыт-саба юа торган машина, суыткыч, туңдыргыч һ.б. Өйдәге кухняда яки эш урынында - ашханә, кафе, ресторандагы кухняда бигрәк тә тиз кабынып китүчән май белән эш иткәндә сак булырга кирәк. Электр розеткаларын, ут чыбыкларын белгечләрдән тикшертеп торырга.