Югары Пошалым авылыннан Рәсим Зыятдинов Арча ярминкәсенә сатарга бәрәңге алып килде. Чи... — 4 октября 2026 г. в 08:39:13.175
Югары Пошалым авылыннан Рәсим Зыятдинов Арча ярминкәсенә сатарга бәрәңге алып килде. Чиста, коры, эре бәрәңгесе. Халык яратып алды. 3 гектар җирдә бәрәңге үстерәләр. Ашлама кертмибез, ди. Бары тик тирес, черемә белән ашлыйлар җирне. Тормыш иптәше Фәния белән 5 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген кызларга, кияүләргә, оныкларга куанып яшиләр. Исән-сау яшәргә һәм эшләп торырга язсын!