Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика мәгариф оешмалары җитәк...
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика мәгариф оешмалары җитәкчеләренә яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды 🚌 Тантаналы чара Казандагы Уникаль осталык үзәге каршындагы мәйданда узды, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте. 👏 Арча районына ике яңа мәктәп автобусы бирелде. Яңа техника Яңа Кырлай мәктәбе һәм Арча шәһәренең 6нчы урта мәктәбе автопаркын тулыландырачак.