4 октябрьдә Түбән Камада чаңгычылар арасында «Кросс лыжников» республика ярышлары узды.
4 октябрьдә Түбән Камада чаңгычылар арасында «Кросс лыжников» республика ярышлары узды. Татарстанның төрле районнарыннан 300 спортчы катнашкан бәйге тизлекне, җитезлекне һәм чыдамлыкны сынады ⛷Ярышларда Арча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе («СШ «Арча») спортчылары да уңышлы чыгыш ясады. 🥉Үз яшь төркемнәрендә Камилә Нигъмәтҗанова һәм Әмир Сәйфетдинов өченче урынны яулап, бронза медальләргә лаек булдылар. 🎿 Айзат Залялиев исә пьедесталга күтәрелүдән бер адымнан калды. Шулай ук иң көчле ун спортчы исемлегенә Аяз Кәшшәпов, Алия Загрутдинова һәм Зөһрә Әхмәтова керде. Чыганак: Арча спорт мәктәбе