Арчалар Витебскида узучы союз слётында Татарстан данын яклый
Арчалар Витебскида узучы союз слётында Татарстан данын яклый Беларусь Республикасының Витебск шәһәрендә «Без актив озын гомер өчен» («Мы за активное долголетие») исемле союз слёты уза. Анда сигез төбәк вәкилләре катнаша. Татарстан Республикасыннан әлеге чарада 40 кеше катнашса, аларның дүртесе — Арча районыннан. Слётта Арча районыннан кул эшләре осталары Танзилә Вәлиева, Гөлфия Мәсгүмова, Нәсимә Гарифуллина һәм Рузидә Сөләйманова катнаша. Якташларыбыз чара кысаларында үзләренең осталыкларын да күрсәтә. Танзилә Вәлиева һәм Гөлфия Мәсгүмова чигү буенча мастер-класс үткәрә. Рузидә Сөләйманова татар түбәтәйләрен чигү серләре белән таныштыра. Ә Нәсимә Гарифуллина мамык шәл бәйләү буенча мастер-класс уздыра.