Арчада "Милләтләр кроссы" узды
Арчада "Милләтләр кроссы" узды Бүген Арча районының үзәк стадионында Бөтенроссия йөгерү көне — «Милләтләр кроссы» узды. Спорт бәйрәмендә 450 кеше катнашты. Йөгерү ярышына төрле яшьтәге спорт сөючеләр чыкты. Алар арасында иң яшь катнашучылар белән беррәттән, үз үрнәкләре белән яшь буынны спортка рухландыручы тәҗрибәле ветераннар да бар иде. «Милләтләр кроссы» катнашучыларга көч-куәт, күтәренке кәеф һәм җиңү рухы бүләк итте.