♟️ Шахмат буыннарны берләштерә!
♟️ Шахмат буыннарны берләштерә! 7 октябрьдә Арча укучылар сараенда Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында традицион шахмат турниры узды. Ярышта 10 өлкән һәм 13 яшь шахматчы катнашты. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә өлкәннәр командасы 36,5:33,5 исәбе белән җиңде. Әмма турнирның иң мөһим нәтиҗәсе — буыннарның бер такта артында очрашуы, тәҗрибә уртаклашуы һәм бер-берсенә хөрмәт күрсәтүе. 🏆 Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды! Өлкән уенчылар: 1. Мәхмүт Ногъманов 2. Айдар Яхин 3. Равил Яруллин 4. Рафаэль Хабибуллин 5. Исмәгыйль Арсланов 6. Зикирилло Исмоилов 7. Габделнафыйк Фәттахов 8. Даниял Минзянов 9. Камил Фатыхов 10. Марсель Халилов Яшь уенчылар: 1. Глеб Стеблев 2. Әмир Сафиуллин 3. Алмаз Гатин 4. Азамат Хәйретдинов 5. Альмир Сөләйманов 6. Салих Вафин 7. Кәрим Әюпов 8. Раниф Мостафин 9. Чулпан Мостафина 10. Нияз Загидуллин 11. Данияр Галәветдинов 12. Абдуррахман Исмоили 13. Идрис Исмоили