«Арча» спорт комплексында 2016–2017 елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол ярышлары...
«Арча» спорт комплексында 2016–2017 елларда туган яшүсмерләр арасында волейбол ярышлары узды 🏐 Киеренке уеннарга һәм мавыктыргыч мизгелләргә бай бәйгедә җиңүчеләр һәм призёрлар билгеләнде. Бу турыда районның спорт бүлеге хәбәр итә. Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 🥇I урын — Арчаның 5нче гимназиясе командасы; 🥈II урын — Яңа Кенәр урта мәктәбе командасы; 🥉III урын — «Лицей 1» һәм «Лицей 2» командалары. 🤝 Җиңүчеләргә һәм призёрларга медальләрне Арча районы волейбол федерациясе җитәкчесе Дамир Каюмов һәм «Арча» спорт мәктәбе директоры Марат Сәлахов тапшырды.