🤝 Арчада Иҗтимагый совет утырышы узды
🤝 Арчада Иҗтимагый совет утырышы узды 📍 Арча районының «Алгарыш» яшьләр үзәгендә Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә — яшьләр сәясәтен үстерү, тарихи хәтерне саклау һәм иҗтимагый башлангычларга ярдәм итү мәсьәләләре. Утырышта Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова һәм Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова катнашты. 🔹 Катнашучылар 2025–2027 елларга исәпләнгән «Арча муниципаль районында яшьләр сәясәтен үстерү» муниципаль программасының үтәлеше турында фикер алышты. Яшьләрнең иҗтимагый тормышта актив катнашуына, аларның башлангычларын хуплауга һәм яшь буын белән нәтиҗәле эшләүгә аерым игътибар бирелде. 🔹 Утырышның икенче өлешендә «Татарстан көче: хезмәт һәм батырлык» республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Катнашучылар тарихи мирасны саклауга, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга һәм Ватанга хезмәт итү темасына багышланган проектлар белән танышты: ▪️ «3655нче эвакуация госпитале тарихы» — Рәмзия Хәмидуллина; ▪️ «Буыннар күпере: саклаучылар…» — Лия Ильина; ▪️ «Җиңүгә бергә!» — Алинә Латыпова.