🧚 Арчада "Шуранбай" Тукай косплее фестивале" проекты тәмамланды
🧚 Арчада "Шуранбай" Тукай косплее фестивале" проекты тәмамланды Проект кысаларында «Алдынгылар хәрәкәте» катнашучылары өчен Тукай әкиятләре геройларын иҗат итү конкурсы, грим һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, интеллектуаль уеннар, Яңа Кырлайдагы музей комплексына экскурсияләр һәм косплей фестивале узды. ✨ 🎉 Проект Габдулла Тукайның мәдәни мирасын заманча иҗат белән берләштерергә мөмкинлек бирде. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисенең грант ярдәме белән гамәлгә ашырылды 💚 Чыганак: район "Алдынгылар хәрәкәте"нең МАКС каналы