🌿 Арчада 5 меңнән артык агач утыртылды! 🌿
🌿 Арчада 5 меңнән артык агач утыртылды! 🌿 Казансу елгасының су саклау зонасында масштаблы акция үтте: 1,5 гектар мәйданга 5 меңнән артык нарат һәм имән үсентеләре утыртылды! 💚Акциядә Татарстан Экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, «СИБУР» компаниясе, район җитәкчеләре, урманчылар һәм Шушмабаш һәм Лесхоз мәктәбе укучылары катнашты 🤝🌳«Мәктәп балаларының да бу эшкә катнашуы аеруча куандыра», — диде Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин. «Киләчәк өчен тырышабыз: елга чыганакларын саклыйбыз, пычракны туктатабыз», — дип ассызыклады «Казаноргсинтез» ның экология буенча җитәкчесе Александр Жалюк. Бу чара «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысасында уза һәм 2022–2025 елларда су объектларын экореабилитацияләү буенча фәнни‑тикшеренү эшенең гамәли этабы булып тора. 🌍✨