15 нче октябрьдә Арчаның беренче номерлы балалар бакчасының зурлар төркемендә "Әтиләр б...
15 нче октябрьдә Арчаның беренче номерлы балалар бакчасының зурлар төркемендә "Әтиләр бездә кунакта" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелүе турында яза безгә тәрбиячеләр. "Бәйрәмгә хөрмәтле әтиләребез чакырылды. Чара спорт уеннары, матур җыр-биюләр, күңел түренә үтеп керердәй шигырьләр белән үрелеп барды.Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Зал балаларның шат көлүләреннән яңгырап торды. Ахырдан,балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Әтиләребезне бәйрәм белән котларга онытмыйк! Кабат шатлыклы очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калабыз. Күкләребез аяз, илләребез тыныч, якыннарыбыз янәшәбездә булсын, - ди алар