Юлларда исерек йөртүчеләргә каршы профилактик чаралар уза
Юлларда исерек йөртүчеләргә каршы профилактик чаралар уза 16 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр юлларда исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүгә бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан профилактик чаралар үткәрелә. Юл-патруль хезмәте экипажлары юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын анализлау нәтиҗәләренә нигезләнеп, хокук бозулар кылыну ихтималы зур булган урыннарда эшләячәк. ⚠️ Руль артына исерек хәлдә утырмагыз! Үзегезнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймагыз. Юлларда сак булыгыз!