«Улым, синең сеңлең туды...» — Дамир Юнысовның әтисе гаиләсендә шатлыклы вакыйга
«Улым, синең сеңлең туды...» — Дамир Юнысовның әтисе гаиләсендә шатлыклы вакыйга Бер көнне социаль челтәрдәге бер фотога тап булдым. Анда бер ир-ат улының кабере каршында басып тора. Фотодагы кешенең йөзен күрмәсәм дә, язган сүзләреннән аның әти булуын аңладым. «Улым, синең сеңлең туды. Әниең кыз тапты. Азалия исемен кушабыз», — дип язылган иде фото астында. Бу сүзләрне Арчадан Роберт Юнысов язган. Узган ел юл-транспорт һәлакәтендә бердәнбер улын — 19 яшен генә тутырган Дамирын югалткан ата ул.