Арчаның 6нчы мәктәбе физик тәрбия укытучысы Рәнис Нәбиуллин балалар белән нинди спорт т...
Арчаның 6нчы мәктәбе физик тәрбия укытучысы Рәнис Нәбиуллин балалар белән нинди спорт түгәрәкләре алып барулары турында сөйләде. Менә нинди түгәрәкләр алар: баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, туризм, шахмат, шашка, футбол, татарча көрәш... 1нче класстан 4нче класска кадәр балаларның футбол уйнавы аякларны ныгыта, дип басым ясап әйтте. Кайсы спорт төрен алсаң да җиңүләр яулап торалар. Җиңү яулаган балаларны нәкь татарча көрәштәге кебек бүләкләргә кирәк, дигән тәкьдимне дә әйтте. Район башлыгы катнашында үткән киңәшмә әнә шулай эшлекле тәкьдимнәр, ачыктан-ачык сөйләшүләр белән барды.