📍 Казанда Госман Җиһаншин истәлегенә мемориаль такта ачылды
📍 Казанда Госман Җиһаншин истәлегенә мемориаль такта ачылды Татарстанның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән дәүләт эшлеклесе Госман Җиһаншин истәлегенә Казанда мемориаль такта урнаштырылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. 🌾 Госман Җиһаншин 1971–1983 елларда ТАССРның авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән. Аның хезмәт юлы Арча районы белән дә тыгыз бәйләнгән: 1965–1967 елларда ул КПССның Арча район комитетының беренче секретаре вазифасын башкарган. 🏆 1966 елда, ул җитәкчелек иткән чорда, Арча районы республика ярышында җиңүче дип табылып, күчмә Кызыл байрак белән бүләкләнгән. 🔹 Мемориаль такта Малая Красная урамындагы 14 нче йортка урнаштырылган. Госман Җиһаншин бу йортта 1971–1992 елларда яшәгән. Истәлекле тактадагы язулар татар һәм рус телләрендә бирелгән. #Арча #Татарстан #ГосманҖиһаншин