Гариф Ахунов укулары
Гариф Ахунов укулары 8 октябрь көнне, Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә бик дулкынландыргыч һәм тантаналы чара узды. 5 нче ел рәттән Гариф Ахунов укулары сәләтле укучыларны һәм үз хезмәтенең чын остасы булган мөгаллимнәрне бирегә җыя. Районыбызның һәм республикабызның төрле төбәкләреннән килгән кунакларны үз җиребездә каршы алу безнең өчен шулай ук зур дәрәҗә булды. Төрле секцияләрдә катнашучылар үзләренең иҗади һәм фәнни эшләрен мәртәбәле жюри каршында яклап чыктылар. Яшь каләм тибрәтүчеләргә бәяне халык шагыйре Рәдиф Гаташ бирде. Шагыйрнең укучылар язган хикәяләрне тыңлаганнан соң әйткән фикерләре туган телебезгә өметле киләчәк юрады. Мондый сәләтле балалар булганда телебез югалмаячак, диде ул. Фәнни эшләр, осталык дәресләре дә югары дәрәҗәдә үтте. Ә инде Гариф Ахунов әсәрләренә нигезләнгән кул эшләре һәркемдә соклану уятты. 📖 Укуларда шагыйрә, язучының кызы Наилә Ахунова, халык шагыйре Рәдиф Гаташ, галимнәр Айгөл Ганиева, Мәдинә Сибгатуллина, район мәгариы идарәсе методисты Энҗе Мостафина һәм Казанбаш мәктәбенең ветеран укытучысы Фәния Исхакова катнашты. Казанбаш мәктәбе коллективы исеменнән барлык катнашучыларны, фәнни җитәкчеләрне, бәйгедә җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең туган телгә, әдәбиятка булган мәхәббәтегез һәм тирән белемегез безне сокландырды. Күренекле язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Гариф Ахунов исемен йөртү мәктәбебез өчен зур горурлык. Бүгенге әдәбият бәйрәмен оештыруда катнашкан һәркемгә, барлык кунакларыбызга тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Киләсе елга да Ахунов укуларында көтеп калабыз! Гөлара Шәрипова, Адилә Сибгатуллина