«Илебездә тынычлык, киләчәгебез якты булсын»
«Илебездә тынычлык, киләчәгебез якты булсын» Районыбыз авылларында тавыш бирү дәвам итә. Сайлау участокларына иң беренчеләрдән булып олы яшьтәге райондашларыбыз килә. Урта Пошалым авыл Мәдәният йортының 987 нче сайлау участогына бүген 87 яшьлек Асия Гайнетдинова килде. Олы яшьтә булуына карамастан, хөрмәтле апа сайлау хокукыннан файдаланырга һәрвакыт вакыт таба. — Тавыш бирү — ул безнең гражданлык бурычыбыз. Без бит илебездә тынычлык, киләчәгебез якты булсын дигән уйлар белән янабыз. Яшьләребезгә үрнәк күрсәтеп, ил-көннәрнең иминлеге өчен үз тавышыбызны бирергә тиешбез, — диде ул, үз фикерләрен җиткереп. Асия апаның изге теләкләренә кушылабыз! Район халкын сайлау участокларында актив катнашырга чакырабыз.