РАЙОНЫБЫЗДА ӨЛКӘННӘР УНКӨНЛЕГЕ БАШЛАНДЫ
РАЙОНЫБЫЗДА ӨЛКӘННӘР УНКӨНЛЕГЕ БАШЛАНДЫ Бүген районыбызда Өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелде. Олы буын вәкилләренә карата тирән хөрмәт, рәхмәт һәм игътибар күрсәтү бәйрәме уңаеннан район Мәдәният йортында "Сезгә булган хөрмәтебез-безнең йөрәк түрендә" дип исемләнгән концерт узды. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов барлык ветераннарны ихластан котлап, җылы теләкләрен җиткерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина өлкән буын вәкилләрен котлап, район тормышында актив катнашуларын билгеләп узды. Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамаша залында җылылык, хөрмәт һәм рәхмәт хисләре хөкем сөрде. Бу көн - өлкән буынга зирәклекләре, тормыш тәҗрибәләре һәм районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен кабатлау өчен менә дигән мөмкинлек. #АрскКультура #АрскийРДК