ГОМЕР КӨЗЕ ЯКТЫ БУЛСЫН!
ГОМЕР КӨЗЕ ЯКТЫ БУЛСЫН! Районыбызда Өлкәннәр көненә багышланган чаралар дәвам итә. Бүген Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы районыбызның өлкәннәр интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә «Гомер көзе якты булсын!» дип исемләнгән матур концерт программасын тәкъдим итте. Кадерле өлкән буын вәкилләребез җылы котлаулар кабул иттеләр, күңелгә үтеп керерлек матур җырлар тыңладылар. Гомер көзләрегез якты, җылы һәм имин булсын! Һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. #АрскКультура #АрскийРДК