ТАТАРСТАН-БЕЗНЕҢ ЙОРТЫБЫЗ
ТАТАРСТАН-БЕЗНЕҢ ЙОРТЫБЫЗ «Татарстан — безнең йортыбыз» этно-мәдәни фестиваленең зона сайлап алу турлары башланды. Чираттагысы 7 нче октябрь Арча район Мәдәният йортында узачак. Сәхнәдә Әтнә, Теләче, Балтач, Саба, Арча районнары иҗатчылары чыгышы көтелә. «Татарстан — безнең йортыбыз» этно-мәдәни фестиваленең максаты — Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм үзара рухи баюын ныгыту, Татарстанның күп милләтле мәдәниятын саклау, популярлаштыру һәм үстерү. Фестивальнең оештыручылары булып Татарстан халыклары Ассамблеясы, Татарстан халыклары Дуслык Йорты тора. #АрскКультура #АрскийРДК