🌍 8 сентябрь — Россия халыклары телләре көне!
Россия — төрле милләт һәм мәдәният вәкилләрен берләштергән күпмилләтле ил. Һәр халыкның теле — аның тарихы, мәдәнияте һәм рухи байлыгы.
Кызыклы фактлар: 🔹 Россия халыклары телләре көне ел саен 8 сентябрьдә билгеләп үтелә.
🔹 Бу истәлекле көн беренче тапкыр 2026 елда үткәрелә.
🔹 Дата күренекле авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның туган көне белән бәйле.
🔹 Бәйрәмнең төп максаты — Россия халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм киләчәк буыннарга тапшыру.
Кышлау авылы китапханәсендә «Россия халыклары телләре көне» уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә төрле халыкларның теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм әдәбиятына багышланган кызыклы китаплар тәкъдим ителде. Килгән укучылар күргәзмә белән танышып, үзләренә кызыклы мәгълүматлар алдыла…