Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Күлле-Киме ... — 16 апреля 2026 г. в 16:03:39.723
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Күлле-Киме авылы китапханәчесе Хәмитова Энҗе Миллиҗан кызы татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган "Тукайга мәхәббәт илә..." дип исемләнгән VII нче Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә катнашып 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм алдагы көннәрдә дә уңышлар теләп калабыз!

