ӘДӘБИ МОЗАИКА 📚 — 17 июня 2026 г. в 11:07:07.472
ӘДӘБИ МОЗАИКА 📚 «Татарстанда җәй» программасы кысаларында Күәм авылы паркында балалар өчен мавыктыргыч әдәби чара узды. Оештыручы – Күәм авыл китапханәсе. Яшь укучыларны әкиятләр, мәкальләр һәм табышмаклар дөньясына сәяхәткә чакырдык. Чарада төрле яшьтәге балалар һәм аларның яраткан әбиләре дә зур теләк белән катнашты. Безнең программада: 📚 «Акыл бәйгесе» – татар халык әкиятләре буенча кызыклы викторина; ✨ «Әкиятне танып бел» – таныш геройлар һәм тылсымлы әйберләр буенча әкиятләрне тану; ✅ «Чишү-табу» – табышмаклар һәм мәкальләр; 🎭 «Рольгә кер» – рус халык әкияте «Шалкан» буенча мини-спектакль. Балалар әбиләре өчен зур теләк белән уйнап күрсәтте! Шулай ук катнашучыларны матур рәсемле китаплар белән тулы әкиятләр кәрзине көтте. Чара күңелле һәм файдалы узды. #ТатарстандаҖәй #ЛетовТатарстане

