☀️💖«Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында Әтнә муниципаль районының мәктәп яны лагерьла... — 17 июня 2026 г. в 10:19:57.426
☀️💖«Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында Әтнә муниципаль районының мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар өчен «Алдынгы бул: җәй хәрәкәттә» исемле зур район фестивале узды. Районыбыз оешмалары балаларга төрле осталык дәресләре тәкъдим итте: иҗат, спорт, экология, һөнәри юнәлеш һәм башка күп нәрсә! Үзәк китапханә һәм үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре фестивальдә катнашучылар өчен эрудицияне үстерүгә юнәлтелгән кызыклы викториналар һәм интеллектуаль уеннар оештырдылар. Шулай ук мәдәниятебез мирасын саклауга аерым игътибар бирелде: балалар өчен татар халык уеннары үткәрелде.

