🌿 Тукай җәе дөньясында 🌿 — 2 июля 2026 г. в 09:54:52.065
🌿 Тукай җәе дөньясында 🌿 ✅ Күәм авыл китапханәсе «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республикакүләм проекты кысаларында туган телне кадерләүчеләрне берләштерүен дәвам итә. 📖 Бүген без яшь укучылар белән табигатькә чыктык һәм Тукайның «Җәй» шигырен кычкырып укыдык – яшеллек арасында, җиңел генә искән җил астында, шагыйрь шундый җылы итеп сурәтләгән шул җәйге мохиттә. Шигырьне укыганнан соң, хәтта иң кечкенә тыңлаучылар да үз фикерләре, үз уйлары белән уртаклашты. 📌 Проект дәвам итә! Без һәркемне кушылырга чакырабыз.

