Җәйге каникул көннәрендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Әхәт» мәчете каршындагы лагерьга... — 3 августа 2026 г. в 11:05:52.951
Җәйге каникул көннәрендә Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Әхәт» мәчете каршындагы лагерьга йөрүче укучылар өчен мавыктыргыч китап дөньясына сәяхәт оештырдылар. Әдәби викторинада балалар бик теләп әкият геройларын, яраткан әсәрләрдән канатлы гыйбарәләрне искә төшерделәр һәм катлаулы табышмакларга җавап эзләделәр. Балалар ярышып кына калмады — алар туган телебезнең тарихы турында гаҗәеп фактлар ачтылар. #атнякультура #Әтнәмәдәниятбүлеге #АтнинскаяЦентральнаяБиблиотека #ӘтнәҮзәкКитапханәсе

