Язучы, публицист, журналист, тел галиме Илдар Мәлик улы Низамовның тууына 90 ел тулу у... — 4 сентября 2026 г. в 12:49:43.164
Язучы, публицист, журналист, тел галиме Илдар Мәлик улы Низамовның тууына 90 ел тулу уңаеннан Сибгат Хәким музеенда китапханә белән берлектә "Тел күрке - сүз, милләт күрке - шәхес" дигән дәрес үтте. Укучыларны якташыбызның иҗади эшчәнлеге белән, вакытлы матбугатта басылып чыккан мәкаләләре, китап- брошюралары белән таныштырдык, аның хезмәтләре аркылы тел сагында торучы галим булуына аерым тукталдык.

