3 сентябрь — Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу Россиянең иң кайгылы истәлекл... — 4 сентября 2026 г. в 12:10:21.322
3 сентябрь — Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу Россиянең иң кайгылы истәлекле даталарының берсе, ул 2004 елдагы Беслан трагедиясе белән бәйле. Күшәр авыл китапханәчесе үз укучылары белән бу көнне күздә тотып мәктәптә төрле чаралар уздырды. Шуның иң беренчесе урта сыйныф укучылары белән әңгәмә һәм "Защищая от опасности" дип исемләнгән китап күргәзмәсе. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясаганчы урта сыйныф укучылары нәни дусларына терроризм, аннан саклану чаралары турында сөйләде, ә аннан инде барысы бергә китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Китапханәче үз чиратында күргәзмәдәге китапларда укучыларга террорчылык яки башка очракларда саклану чарасы хакында язылганлыгы турында аңлатты һәм китапларны алып укырга тәкъдим итте. Шул ук көнне башлангыч сыйныф укучылары "Тормыш тамчысы" ("Капля жизни") акциясенә кушылдылар. Нәни укучыларга Бесланда булган террорчылык турында мәгълүмат бирелде, ә аннан соң мәктәптә үскән гөлләргә нәни укучылар үз учларыннан "тормыш тамчылары" бүләк иттеләр.

