3 нче сентябрь - Икенче бөтендөнья - сугышы беткән көн. Бүген Күшәр авыл китапханәчесе ... — 4 сентября 2026 г. в 12:26:17.630
3 нче сентябрь - Икенче бөтендөнья - сугышы беткән көн. Бүген Күшәр авыл китапханәчесе мәктәп укучылары өчен "Батырлык турында хәтер" дип исемләнгән батырлык сәгате уздырды. Бу чарада югары сыйныф укучыларына Икенче бөтендөнья сугышы турында, аның геройлары турында мәгълүмат бирелде. Укучыларның белемнәрен сынап карау өчен китапханәче "Сорау - җавап" уенын да бик уңышлы кулланды. Чара авыр хәтирәләрне күз алларга ярдәм итте.

