8 сентябрь – Халыкара грамотлылыкны тарату көне. — 9 сентября 2026 г. в 07:55:39.414
8 сентябрь – Халыкара грамотлылыкны тарату көне. Бәйрәмнең төп максаты – грамотлылыкның кешенең фундаменталь хокукы һәм җәмгыять үсеше өчен нигез булуы әһәмиятен искә төшерү. Күшәр авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен Халыкара грамотлылыкны тарату көненә һәм Россия Федерациясе халыклары телләре көненә багышланган «Умники и умницы» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде.

