🌍 8 сентябрь — Россия халыклары телләре көне! — 8 сентября 2026 г. в 12:54:26.298
🌍 8 сентябрь — Россия халыклары телләре көне! Россия — төрле милләт һәм мәдәният вәкилләрен берләштергән күпмилләтле ил. Һәр халыкның теле — аның тарихы, мәдәнияте һәм рухи байлыгы. Кызыклы фактлар: 🔹 Россия халыклары телләре көне ел саен 8 сентябрьдә билгеләп үтелә. 🔹 Бу истәлекле көн беренче тапкыр 2026 елда үткәрелә. 🔹 Дата күренекле авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның туган көне белән бәйле. 🔹 Бәйрәмнең төп максаты — Россия халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Кышлау авылы китапханәсендә «Россия халыклары телләре көне» уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә төрле халыкларның теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм әдәбиятына багышланган кызыклы китаплар тәкъдим ителде. Килгән укучылар күргәзмә белән танышып, үзләренә кызыклы мәгълүматлар алдылар. 💬 Телләребез төрле булса да, безне дуслык һәм бердәмлек берләштерә!

