Бүген беренче тапкыр Россия халыклары телләре көне билгеләп үтелә. Бу көн - күпмилләт... — 8 сентября 2026 г. в 12:13:23.537
Бүген беренче тапкыр Россия халыклары телләре көне билгеләп үтелә. Бу көн - күпмилләтле илебезнең бай мәдәни мирасына багышланган бәйрәм һәр ел саен 8 сентябрь көнне - шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көнендә булачак. Шул уңайдан С. Хәким музее, Күлле-Киме авыл китапханәсе "Чулпан" бакчасы балалары өчен кичә оештырды. Күргәзмәгә куелган төсле рәсемле әкият һәм шигырь китапларын кызыксынып карадылар. Балаларга төрле халыкларның әкиятләрен укыдылар, балалар рус, татар телләрендә шигырьләр сөйләде, соңыннан җырлар тыңладылар.

