Перейти к содержимому
Максиметер

Тормыш юлы — бер гомерлек тарих

Тормыш юлы — бер гомерлек тарих Озак еллар Кышлау авылында шәфкать туташы булып эшләгән, хезмәт ветераны, ак әбиебез, үзешчән шагыйрә, сугыш чоры баласы — Зоя апа Хакимова белән очрашу. 🌷 Бүген без Зоя апаның хәлен белеп, хәл-әхвәлләрен сорашып, үткән еллар турында сөйләшеп утырдык. Аның тормыш юлы — авылыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше. Зоя апа гомеренең күп елларын кешеләргә ярдәм итеп, шәфкать туташы булып хезмәт итүгә багышлаган. Сугыш чоры баласы буларак, ул авыр елларның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган. Ә бүген дә ул үзенең шигырьләре, истәлекләре, җылы сүзләре белән кешеләргә рухи байлык өләшә. Өлкәннәребезнең һәр истәлеге — безнең өчен кадерле тарих. Аларның тормыш юлын тыңлау, хатирәләрен саклау һәм яшь буынга җиткерү — зур бурыч. Зоя апага ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, озын һәм матур гомер кичерүен телибез! ❤️

37 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

41 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.