Атнинская централизованная библиотечная система
Госорганы и учреждения · 1 октября 2026 г.
Күшәр авыл китапханәсендә әдәби суд форматындагы чара алып баручының кереш сүзе белән б...
Күшәр авыл китапханәсендә әдәби суд форматындагы чара алып баручының кереш сүзе белән башланды. Ул Тукайның тормышы, иҗаты һәм аның әсәрләренең төрле яшьтәге укучылар өчен әһәмияте турында кыскача сөйләде. Аннары рольләр бүленде: судья, прокурор, адвокат, шаһитләр, присяжныйлар һәм тамашачылар. Прокурор(укучы): «Тукай — балалар язучысы. Аның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Бала белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” кебек әсәрләре балалар өчен язылган. Аларда уен, әкият, гадилек һәм балаларга аңлаешлы тел бар», — дип раслады. Адвокат (уккчы)исә: «Тукай балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә язган. “Туган тел”, “Пар ат”, “Исемдә калганнар”, публицистик мәкаләләре, иҗтимагый шигырьләре өлкәннәргә багышланган. Аның әсәрләрендә милли азатлык, халык язмышы, мәгърифәт мәсьәләләре күтәрелә», — дип дәлилләде. Шаһитләр сыйфатында укучылар, һәм китапханәче чыгыш ясады. Алар Тукай әсәрләреннән мисаллар китереп, шагыйрьнең һәр яшьтәге кешегә якын булуын күрсәттеләр. Присяжныйлар ике якның дәлилләрен тыңлап, фикер алышты. Нәтиҗә: Суд карары буенча, Габдулла Тукай — балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә язган бөек шагыйрь. Аның иҗаты — гомумхалык мирасы. Ул балаларга әкият һәм уен аша туган телне өйрәтсә, өлкәннәргә милли аң, ирек һәм мәгърифәт турында уйландыра. Чара ахырында китап күргәзмәсе каралды, Тукайның "Иртә" шигыре берничә укучы тарафыннан укылды , иң актив катнашучыларга рәхмәт белдерелде. Кыскача әйткәндә: Әдәби суд укучыларга Тукайны күпкырлы шәхес буларак танырга, үз фикерен әйтергә һәм әдәби әсәрләрне төрле яшьтән карап бәяләргә ярдәм итте. #читаемтукаявместе #тукайныбергәләпукыйбыз
Канал в каталоге Максиметера
41 подписчиков · Госорганы и учреждения