Атнинская централизованная библиотечная система
Образование · 22 октября 2026 г.
📚 Якташ язучылар иҗатына сәяхәт
📚 Якташ язучылар иҗатына сәяхәт Кышлау авылы китапханәсендә, әдәбият сөюче өлкәннәребез өчен, якташ язучыларыбызның иҗатына багышланган җылы һәм эчтәлекле әдәби кичә узды. Очрашу барышында катнашучылар якташ язучыларыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аларның әсәрләрен искә алдылар, шигырьләрен укыдылар. Кичәбезнең аеруча матур мизгелләре — арабыздагы үзешчән шагыйрьләрнең үз күңелләреннән чыккан шигырьләрен укуы булды. Аларның иҗат җимешләрендә туган җиргә мәхәббәт, тормыш матурлыгы, күңел кичерешләре һәм йөрәк җылысы чагылды. Күңелләрдә шигырь яшәгәндә, тормыш та матуррак, дөнья да яктырак! 🌷📖