Атнинская централизованная библиотечная система
Образование · 21 октября 2026 г.
Олы Мәңгәр авыл китапханәсендә Нәбирә Гыйматдинованың 70 яшьлек юбилее хөрмәтенә аның и...
Олы Мәңгәр авыл китапханәсендә Нәбирә Гыйматдинованың 70 яшьлек юбилее хөрмәтенә аның иҗатын яратучылар белән "Поэтик проза остасы" исемле әдәби кичә үткәрдек. Кичә барышында язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Катнашучылар Нәбирә ханымның үзләре укыган әсәрләре турында үз фикерләрен җиткерделәр. Нәбирә Гыйматдинованың "Адәм ышанмаслык нәрсәләрне ышандырырлык итеп яза белүче", кеше күңеленә үтеп керә алган уникаль сәләте өчен заманыбызның иң күп укыла торган татар язучыларының берсе булуына тагын бер кат ышандык. Китапханәдә булган китаплары, әсәрләре белән таныштык. "Фәрештәләр" әсәренең аудио язмасын тыңладык. Кичәдә катнашучыларның барысына да бик зур рәхмәт. Тагын да күрешүләр насыйп булсын!