Кайгылы хәбәр алгач (хикәя)
Кайгылы хәбәр алгач (хикәя) Габделбар ГАЛЛӘМОВ 3. (Ахыры.) ...Казанга оча торган кечкенә самолёт расписание вакыты белән төнге сәгать бергә кайтып җитте. Очканда вакыты-вакыты белән 12 пассажирның чоңгылга төшеп китү хисләре кичерүен исәпләмәсәң, Казанга кайтып җитүне уңышлы дип санарга була иде. Аэропорттан тимер юл вокзалына йөри торган троллейбус та эшен туктатмаган булып чыкты. Троллейбуска кереп утыргач, Гамирның күңелендә: "Бәлки, бүген таң атканчы туган ягыма кайтып җитә алырмын әле..." дигән өмет туды. Тәрәзәдән караганда Казан урамнары буш, транспорт тукталышларында пассажирлар сирәк-сирәк кенә күренгәли. Ярты сәгать вакыт узгандырмы, троллейбус пассажирларын тимер юл вокзалына алып килеп җиткерде. Вокзал бинасы эченә кергәч тә, ул беренче чиратта поездлар расписаниесен күзләре белән тикшереп чыкты һәм юкка гына өметләнгәнен аңлады. Алар ягына поезд иртәнге җиденче яртыда гына бара икән. Шактый уңышлы гына башланган кайту юлы, соңгы этапларында аңа кире ягы белән борылды. Шулай итеп таңны тимер юл вокзалында каршыларга туры килде. ...Гамир иртәнге сәгать унбергә өйләренә кайтып җитте. Йорт капкасын ачып ишегалдына кергәндә, аны өйләре тирәсендәге ниндидер шикле тынлык хөкем сөрүе каршылады. "Җитешмәдем ахрысы әниемне зиратка алып киткәнче, мондый тынлык булмас иде өй тирәсендә..." дип уйларга өлгерде ул, өйалды баскычыннан менгән вакытта. Өй ишеген ачып кергәч, тәрәзә кырындагы бушап калган тимер караватны тәртипкә китереп йөрүче апасыннан башка кеше булмаганлыгын күрде. Ачылган ишек ягына борылып караган апасының йокысыз төннәр уздырып алҗыганын, кайгырулар кичерүенең аның йөзендә чагылып торганын күрде. Ашыгып килгән уңайга апасы үзен кочаклап елап җибәргәч, Гамир әнисен соңгы юлга озатырга җитешмәгәнлеген, бала чакларыннан ук әтисез үсүләре өстенә, хәзер әниләре дә вафат булгач, үзләренең бөтенләй ятим калганлыкларын аңлады. Күзләреннән чыгып торган яшьләрен кулындагы ак чүпрәге белән сөртә-сөртә апасы: — Җитешә алмадың инде җаным, әниебезне соңгы юлга озатырга... Син үзең беләсең бит, безнең дин әһелләре мәетне вафат булган көнне үк күмәргә кушканны. Алар әйткәнне үтәргә туры килде. Әни, сиңа телеграмма суккан көннән алда — кичен вафат булган иде. Авыл җирендә яшибез бит, мин мәшәкатьләнеп йөргән арада төн узып киткән, телеграмманы иртән генә суктыра алдым. Синең кайтуыңа да күңелем бик ышанып бетмәгән иде... Бик ерак җирдә хезмәт итәсең ич... Командирың нечкә күңелле кеше булгандыр инде, рәхмәт төшкере, кайтырга рөхсәт биргән бит, изге җан! — Суккан телеграммаң узган көн иртән килеп җиткән иде. Дәрес барган вакытта училище җитәкчесе мине үзенә чакырып алып хәбәр итте аны. Кайту мәсьәләсен дә ул хәл итте. Училищеда бергә укыган иптәшләремнең дә ярдәме тигән иде. Алар юлда кирәк булыр дип акча җыеп бирделәр. Рәхмәт инде барысына да! Тик кайтып җитү генә гел уңай булып бетмәде... Безнең якка Бакудан самолёт турыга очмый икән. Әниемне соңгы юлга озата алмадым... Бик кызганыч! — диде Гамир апасына, үзен ирләрчә, еламыйча нык тотуын күрсәтергә тырышып. — Син һаман да елап торма инде, тынычланырга тырыш. Күрәсең, язмыш шулай булгандыр инде безнең... — диде. — Мин хатта язган идем бит инде сиңа, аның ярты елдан артык биле авыртты. Врачлар район хастаханәсендә дәвалап карагач, яхшырак булыр дип өйгә чыгардылар. Өйдә күп вакыт урын өстендә сызланып ятты ул. Үзе йөреп тышка чыга алмас булды. Аппетиты начарланып ашавы кимегәч, бик ябыкты. Бер атна элек бер килеш кенә кебек иде әле... Ә менә соңгы ике көн эчендә хәле бик начарланып китте. Вафат булыр алдыннан үз хәтерендә булды, соңгы минутларында икебезне дә искә алып: — "Бәхил булыгыз, акыллы балалар булып үстегез, алдагы көннәрегездә бер-берегезне ташламагыз, рәхмәт сезгә!" — дип, әйтергә өлгерде. — Апа! Тукта инде, башка сөйләми тор... Түзә алмыйча минем дә елап җибәрүем бар хәзер... — диде Гамир, ачык калган өй ишеге аша кергән кешеләрне абайлап.