Перейти к содержимому
Максиметер

Олы Мәңгәр авыл китапханәсендә кечкенә генә уңыш бәйрәме булды. "Күңелле җиләк-җимеш, я...

Олы Мәңгәр авыл китапханәсендә кечкенә генә уңыш бәйрәме булды. "Күңелле җиләк-җимеш, яшелчәләр" дип исемләнгән чарабызны җиләк-җимеш яшелчәләр турында матур әдәбият әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсен караудан башладык. Төрле язучыларның төрле телләрдә булган әсәрләре белән таныштык. Икенче этапта балалар табышмакларга җаваплар таптылар. Үзләре табышмаклар уйлап чыгарып карадылар. Витаминнар, аларның организмга кирәклеге, кайсы витаминны нинди ризыктан табып булуы турында сөйләштек. Соңгы этап - хәрәкәтле уеннар иде. "Кишер утыртып, үстереп, җыю" эстафетасы, "Чиләккә бәрәңге атыш" уены һәм "Җиләк-җимеш яки яшелчә?" ике төркемгә бүлеп уңыш җыю уеннары уйнадык.

19 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

40 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.