Бүген без сезнең белән Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган ир-егетләргә багышл... — 8 мая 2026 г. в 14:54:59.093
Бүген без сезнең белән Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган ир-егетләргә багышланган дулкынландыргыч шигырь белән уртаклашырга телибез. Бу юлларда — көтүнең бөтен ачысы, өмет һәм дистәләрчә еллар узса да сүнмәгән мәхәббәт. Күп гаиләләр өчен 9 Май — ул Җиңү бәйрәме генә түгел, ә фронттан кайтмаган, язмышларын сугыш өзгән якыннарны искә алу көне дә. Олы Әтнә авылында яшәүче Гыйниятуллина Рузиягә бу шигырьне ихлас күңеленнән укыганы өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый тарихлар безгә тынычлыкның кадерен һәм һәркемнең истәлеген саклауның никадәр мөһим булуын искәртеп торсын. Безгә тыныч күк астында яшәү мөмкинлеге бүләк иткән һәркемне онытмыйк. #атнякультура #Әтнәмәдәниятбүлеге #АтнинскаяЦентральнаяБиблиотека #ӘтнәҮзәкКитапханәсе

