Кышлау авылы китапханәсендә "Пушкин картасы" федераль проекты, "Татарстан Республикасын... — 19 июня 2026 г. в 10:44:25.007
Кышлау авылы китапханәсендә "Пушкин картасы" федераль проекты, "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру" дәүләт программасы кысаларында һәм "Гаилә" милли проектының "Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура" федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры китереп халкыбызның бай мирасына багышланган кичә үткәрелде. Чарада кунаклар татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары һәм фольклор мирасы белән таныштылар. Балалар кызыклы викторинада катнашты, китап күргәзмәсен карады. Аулак өй күренешендә барлык катнашучылар бергәләп халкыбызның онытылып бара торган милли уеннарын — тукмак әйләндерү, капкалы һәм төрле түгәрәк уеннарны зур кызыксыну белән уйнадылар. Кичәгә аерым ямь өстәп, «Чишмә» халык фольклор коллективы үзенең матур чыгышын тәкъдим итте. Чара җылы, күңелле атмосферада үтеп, катнашучыларга онытылмас тәэсирләр һәм күтәренке күңел халәте бүләк итте.

