Татарстанда «Күрше” фестиваленең җәйге сезоны җиңүчеләре билгеле булды. — 19 июня 2026 г. в 09:28:05.874
Татарстанда «Күрше” фестиваленең җәйге сезоны җиңүчеләре билгеле булды. Җиңүчеләр арасында районыбызның Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты Дамир Сидеевның проекты да бар. "Таш Баш” дип аталган балалар урам фестивале кысаларында “Туган ягым” паркында 3 чара узачак. "Күрше” фестиваленең җәйге сезонына барлык район һәм шәһәрләрдән 1058 проект кабул ителгән. 33 районнан 40 проект сайланып алынган. Дамир Сидеевны һәм Әтнә театрын котлыйбыз! “Таш Баш” фестивален уздыруда уңышлар телибез.

