«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында бүген районыбызда бик кызыклы, файдалы... — 18 июня 2026 г. в 14:19:10.434
«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында бүген районыбызда бик кызыклы, файдалы һәм истә калырлык чара – мәктәп яны лагерьлары тәрбияләнүчеләре өчен «Алдынгы бул: җәй хәрәкәттә!» фестивале узды. Лагерьның соңгы көнендә балаларга чын бәйрәм бүләк иттек! Фестиваль кысаларында балалар өчен 7 төрле мәйданчыкта кызыклы мастер-класслар оештырылды. Һәрберсендә укучыларыбыз яңа белемнәр алды, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карады: 🌾 Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы; 🌲 «Ашыт» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре; 🚓 «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының профилактика бүлеге хезмәткәрләре; 🏅 Район спорт мәктәбе; 📚 Үзәк китапханә хезмәткәрләре; 🎓 Район мәктәпләренең тәрбия буенча директор киңәшчеләре; 🏥 Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре. естивальнең кадерле кунагы Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Сөләйманов Тимур Жәүдәт улы катнашты. Ул балалар белән җылы аралашты, аларның кызыксынуларын бүлеште, «Алдынгылар хәрәкәте» мөмкинлекләре турында сөйләде. Мастер-класслар тәмамлангач, фестиваль лагерь тәрбияләнүчеләре әзерләгән матур концертка әверелде. Балаларның сәләте, шат йөзләре һәм моңлы чыгышлары безне дә рухландырды! Көн дәвамында шулай ук «Чулпан» ял һәм сәламәтләндерү лагерында да булдылар. Андагы шартлар, балаларның ялы, туклану һәм вакытны файдалы үткәрү мәсьәләләре белән якыннан таныштылар. Киләчәккә яңа планнар кордык, балаларның ялын тагын да кызыклырак итү буенча фикер алыштылар. #АЙДАГУЛЯТЬ #ТАТАРСТАНДАҖӘЙ

