Бакча жилаген хәзер ашларга кирәкме?
Бакча жилаген хәзер ашларга кирәкме? Сентябрьдә бакча җиләген өстәмә тукландырабыз. Хәзер аңа фосфор, калий кирәк. 1 кв. метрга 2 аш кашыгы суперфосфат, 1 аш кашыгы калий сульфаты сибәргә була яки ярты шырпы кабы калий монофосфаты яисә 1 стакан көл. Жир коры булса, су сибелә. Көл җирне селтеләндерә, бакчагыздагы туфракның нинди булуына карагыз Октябрь урталарында үсемлекләрнең үсеше туктала, көн салкынайткач кына черемә белән мүлчәләргә мөмкин. Карлыганнар төбенә дә черемәне октябрьдә генә салыгыз. 🌱 Хәзер махсус көзге ашламалар бар. Кичә агач һәм куакларны ашлау өчен бер пакет алып кайттык.